2024 елның 6 февралендә 18 сәгатьтән 7 февралендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

6 февраль кичендә, 7 февраль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

- 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 16 м/с кадәр)көчле җил;

- буран;

- кар (тәүлегенә 1-3 мм), республиканың көнчыгышында көчле (тәүлегенә 7-12 мм);

- күренешләрнең начарлануы 500-1000 м (Казан шәһәрендә 1-2 км)кадәр;

- юлларда көчле бозлавык, кар өемнәре барлыкка килү.

Иртәгә, 7 февральдә, болытлы һава торышы көтелә. Кар, урыны белән көчле (7-12 мм тәүлегенә), буран. Җил төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы -4..-9˚.

Юлларда бозлавык, кар ява.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International