Гаилә елына багышланган «Юл хәрәкәте кагыйдәләре илендә маҗаралар» дигән кызыклы квест-уен Әлмәтнең 33нче «Незабудка» балалар бакчасының балаларын һәм ата-аналарын берләштерде.
Катнашучылар юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен куар-кодлар, тренажер һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яңа укыту комплекты, спорт 3D җиһазлары һәм яктылык кайтаргычлар белән эксперимент ярдәмендә ныгыттылар.
Ахырда бергәләп бабашкалардан имин район төзеделәр һәм ялкынлы флешмоб ачтылар!