Әлмәттә «Әлмәт районы территориясендә хокук тәртибен профилактикалау өлкәсендә хокук саклау органнарының иң яхшы хезмәткәре» конкурсы үткәрелә

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокук тәртибен профилактикалау өлкәсендәге эшләрен һәм потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатларында Әлмәт муниципаль районында 2023 елның 13 февраленнән 29 февраленә кадәр «Әлмәт муниципаль районы территориясендә хокук тәртибен профилактикалау өлкәсендә хокук саклау органнарының иң яхшы хезмәткәре» конкурсы үткәрелә.

Конкурс шәхси составны хезмәт мәсьәләләрен сыйфатлы хәл итү, тәрбия процессларының нәтиҗәлелеге, әхлакый-эстетик тәрбия, әхлакый-психологик климатны һәм дисциплинаны ныгыту, яшь хезмәткәрләрне рухи-әхлакый һәм героик-патриотик тәрбияләү, хезмәт дисциплинасын, законлылыкны ныгыту, оператив-хезмәт эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттыру мәсьәләләрендә ярышуга мобилизацияләү максатында үткәрелә.

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

- «Хезмәттәге батырлык өчен»;

- «Хезмәт бурычына тугрылык өчен»;

- «Профессиональ һәм иҗтимагый бурычка тугрылыгы өчен».

Конкурс 3 этапта үткәрелә:

- 1 нче этап 13-16 февральдә конкурста катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү һәм документлар тапшыру;

- 2 нче этап 19-22 февральдә документларны карау, конкурста катнашучыларны сайлап алу;

- 3 нче этап 26-29 февральдә номинацияләр буенча конкурс нәтиҗәләрен билгеләү, җиңүчеләрне бүләкләү.

Конкурста катнашу өчен кандидатны структур бүлекчә җитәкчесе дә, мөстәкыйль рәвештә дә тәкъдим итә ала.

Конкурста катнашырга теләгән хезмәткәр конкурс комиссиясе рәисе исеменә гариза (Нигезләмәгә 1 нче кушымта) бирә.

Документларны тапшыру вакыты-агымдагы елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча.

Конкурска тәкъдим ителгән документларны кабул итү һәм теркәү район Башкарма комитетының иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек секторы тарафыннан башкарыла (Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 йорт, 11 кабинет, тел: 39-01-51, R.Saburov@tatar.ru, эш режимы дүшәмбе-җомга 8.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр).

Конкурста җиңүчеләргә Рәхмәт хаты һәм/яки грамота һәм акчалата бүләк тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International