2024 елның гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы старт алды.
Конкурсның максатлары булып шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгыту, тарихка кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләргә җәлеп итү тора. Бу конкурс республика архивчылары тарафыннан үткәрелгән һәм Татарстанда һәм аннан читтә җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын уяткан.
Конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр катнаша ала. Конкурс материаллары Гаилә агачы рәсемнәре, фотоальбомнар, коллажлар, плакатлар, аппликацияләр, язма эшләр рәвешендә башкарылырга һәм яшь төркемнәренә ярашлы рәвештә бирелергә мөмкин. Конкурс җиңүчеләре истәлекле призлар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә: 18 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә - Яндекс Макс станциясе (1 урын), Яндекс станциясе (2 урын), Универсаль колакчыннар (3 урын). 18 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемендә: 1 урын - 50 мең сум, 2 урын - 30 мең сум, 3 урын - 20 мең сум.
«Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы нигезләмә белән Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә яки https://arhiv.tatarstan.ru/file/pub/pub_4052085.pdf сылтамасы буенча узып танышырга мөмкин .
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Әлмәт районы Башкарма комитетының архив бүлегенә 33-72-10, 33-72-14 телефоннары буенча яки Elena.Gabdrashitova@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә. Без барлык теләүчеләрне конкурста катнашырга чакырабыз һәм сезнең эшләрегезне кабул итәргә шат булачакбыз!