2024 елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында 122 бала туган. Шуларның 65е - малайлар һәм 57е кызлар. Бу айда баланың минималь авырлыгы - 1135 грамм иде, максималь - 4730 гр. Иң яшь әнинең яше - 19 яшь, иң җитлеккән әнинең яше – 43 яшь, иң яшь әтинең яше – 23 яшь, ә иң олысының яше – 48 яшь. Ясмина, Артем, Лев, Әмир, София, Амелия кебек балалар исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре булып Залина, Зәкия, Садия, Галим, Захар, Зиннәт, Алирия, Арыслан, исемнәр тора.