Казан дәүләт аграр университеты белем бирү оешмалары укучыларын студентлар тормышына чуму мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан оештырылган «Казан ДАУ – уңыш территориясе» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашырга чакыра.
«Казан ДАУ-уңыш территориясе» кысаларында түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла:
- «Үзеңне тап» проекты -
• «Татарстан фәне һәм яшьләре – киләчәккә адым» мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе,
• «Минем кечкенә Ватаным» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы,
• Казан дәүләт аграр университеты үткәргән укучыларның фән олимпиадалары,
• Информатика буенча Олимпиада.
- «БДИга әзерләнәбез» проекты - БДИга һәм югары уку йортына керү имтиханнарына әзерлек буенча онлайн консультацияләр.
- «Дөрес эшлә» проекты
- Ачык ишекләр көннәре, абитуриентлар һәм ата-аналар өчен онлайн консультацияләр, күзәтү экскурсияләре. Әлеге чараларда катнашу укучылар өчен бушлай.
Җиңүчеләр һәм призерлар Казан ДАУ дипломнары, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.
Казан дәүләт аграр университетының https://kazgau.ru/ сайтының «Конкурслар һәм олимпиадалар» бүлегендә https://kazgau.ru/obrazovanie/dopolnitelnoe-professionalnoe/dopolnitelnoe-obrazovanie-detej-i-vzroslyh/olimpiada-shkolnikov/ күбрәк мәгълүмат таба аласыз.