Бүген «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУП хезмәт коллективы җыелышы узды. 2023 елга йомгак ясалды һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар.
Район башлыгы Тимур Нагуманов юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тәүлек әйләнәсе тырышып эшләгән өчен рәхмәт белдерде.
«РФ Президенты Владимир Путинның милли проектлары ярдәмендә безнең районның йөзе үзгәрде, бу сезнең ярдәм белән башкарылган зур эш. Мондый авыр хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт», – дип ассызыклады Тимур Нагуманов.
Җыелыш юл хуҗалыгының иң яхшы вәкилләрен ведомство бүләкләре, ӘМР Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.