Дәүләт структуралары эшмәкәрләргә ярдәм итәргә әзер

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
24 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында дәүләт структуралары вәкилләре урта һәм кече бизнес вәкилләре эшмәкәрләре белән очрашу булып узды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР урта һәм кече бизнес Ассоциациясе вице– президенты Фәрит Сафин, ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен тикшерү идарәсе җитәкчесе Модест Фатыйхов, ТР Президенты каршысында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагумов, ТР ФАС идарә җитәкчесе Дамир Мөхәммәтҗанов, ТР Прокуратурасының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Марат Шараев, “Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге” җитәкчесе Артем Наумов катнашты.

ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен тикшерү идарәсе җитәкчесе Модест Фатыйхов билгеләп үткәнчә, мондый эшлекле очрашулар сентябрь аенда Балык Бистәсе һәм Зәй муниципаль районнарында уздырылган. Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләрнең прокуратурага мөрәҗәгать итүләре нәтиҗәсендә, 2013 елның беренче яртысында, планда каралган һәм каралмаган 60 тикшерү үткәрелмичә калган. Аларның өчтән икесе нигезсез дип табылган һәм туктатылган. Мондый очрашулар прокуратура, муниципалитет һәм эшмәкәрләр арасындагы аңлашылмаучанлыкларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк дигән ышаныч бар, – диде ул.

ТР Президенты каршысында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагумов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде. Агымдагы елда төрле сораулар һәм мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап 140 урта һәм кече бизнес вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Очрашуда федераль, республика программалары турында да сүз булып, аларда катнашу кирәклегенә басым ясалды. Белгечләр әйтүенчә, лизинг–грант проектларында катнашу һәм аны максатчан куллану мөмкин эш. Кирәкле документларны бик теләгәндә 2–3 атнада җыярга була. Агымдагы елның октябренә республикада әлеге максатларга юнәлтелгән 150 млн сум средство кулланылмаган.

Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов Көньяк – Көнчыгыш сәүдә – сәнәгать палатасы һәм Эшмәкәрлекне үстерү департаменты эшчәнлеген яхшы яктан бәяләде. “Бүгенге көндә җирле бюджетны формалаштыруда эшмәкәрлекләр өлеше 13,8 процент тәшкил итә. 2015 елга әлеге күрсәткечне 15 процентка кадәр арттыруны максат итеп куябыз,”– диде ул.

Дамир Мөхәммәтҗанов тәкъдим иткән анимацион роликларда коррупциягә каршы көрәш чаралары, сәламәт конкуренция булдыру, нинди очракларда әлеге идарә белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге хакында аңлатылды. Узган сигез ай эчендә эшмәкәрләрдән 191 шикаять кергән, аларның 80 проценты нигезле дип табылган.

Очрашу ахырында эшмәкәрләр төрле структура вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International