Әлмәттә беренче тапкыр Россия яшьләре.Грантлар Бөтенросия көндезге форматта яшьләр проектлары конкурсы узачак

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Россия яшьләре.Грантлар Бөтенроссия көндезге форматта яшьләр проектлары конкурсы беренче тапкыр Әлмәттә "Almet Creative Days" / "Әлмәттә креатив көннәр" Бөтенроссия креатив индустрияләр форумы кысаларында узачак!

Грантлар конкурсында Татарстан республикасыннан 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша алачак.

Россия яшьләре.Грантлар конкурсы Россия - мөмкинлекләр иле платформасы проектлары линиясенә керә. Росия яшьләре.Грантлар конкурсын оештыру һәм үткәрү өчен яшьләр мәйданчыкларын сайлап алуда 2024 елда 182 гариза катнашты, төрле дәрәҗәдәге -— бөтенроссиядән муниципаль дәрәҗәгә кадәр 78 мәйданчык сайлап алынды,  шуларның 4се — безнең республика территориясендә! Җиңүчеләр арасында - «Нефтьче» мәдәният сарае һәм "О.К.Н.О." АКБО - "Әлмәттә креатив көннәр" форумын оештыручылар гаризасы.

"Almet Creative Days" беренче форумы Татарстан Республикасы Рәисе гранты буенча Президент грантлары Фонды (НКО СО ярдәме буенча республика РЦ грант операторы), Татнефть | Әлмәт Хәйрия фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Проектның рәсми бите: https://anookno.ru/креативные-дни-в-альметьевске.

"Әлмәттә иҗади көннәр" икенче форумы һәм Россия яшьләре.Грантлар конкурсы 2024 елның җәендә Татнефть | Әлмәт хәйрия фонды ярдәме белән "Каракуз" фестивале кысаларында узачак. Проект җитәкчесе - Россия яшьләре.Грантлар эксперты, "Нефтьче" мәдәният йорты директоры Рамил Садриев. Форумның https://vk.com/almet_creative_days рәсми төркеменә кушылыгыз һәм яңалыкларны күзәтеп торыгыз!

Хыялларны мөмкинлекләргә әйләндерәбез #Россия яшьләре.Грантлар белән бергә!

Тулырак җәмгыять битендә: https://vk.com/almet_creative_days.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International