Әлмәтнең 2 нче мәктәбендә «Имин каникуллар» рәсем конкурсына йомгак ясадылар һәм кышкы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү темасына укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Эштә «САКЛА» порталыннан видеоматериал кулландылар. Яшь хәрәкәт инспекторларының матбугат үзәге муниципаль хезмәт һәм «ЮХИ» ДБУ вәкилләреннән эшчәнлек турында интервью алдылар.