Трассаларда һава торышы начар булу сәбәпле, ТРда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнгән

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

ТР федераль трассаларында һава торышы начар булу сәбәпле шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәт чикләүләре кертелде. Чикләүләр иртәнге 5тән уңай һава шартларына кадәр гамәлдә, дип хәбәр итә «Волга-Вятскуправдор».

1142,7 км озынлыктагы трассаларда чикләүләр кертелгән:

- М-7, Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа (озынлыгы 426 км);

- М-7, Ижау һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы 0-28+916 км (озынлыгы 28,9 км);

- М-7, Кировка керү юлы 15+760 км-дан 127,19 км-га кадәр (озынлыгы 111,4 км);

- Р-241, Казан - Буа - Ульяновск 0 км-нан 6,4 км-га кадәр (озынлыгы 6,4 км);

- Р-239, Казан - Ырымбур - Акбулак - Казахстан Республикасы белән чик 10-399 км (озынлыгы 389 км);

- Р-239, аэропортка керү 0-136 км (озынлыгы 136 км);

- А-295, Йошкар-Ола-Яшел Үзән-М7 «Волга» автомобиль юлы 95-126 км (озынлыгы 31 км);

- А-151 Цивильск-Ульяновск 122-136 км (озынлыгы 14 км).

Хәрәкәтне дүрт төбәктә дә чикләгәннәр: Чувашия, Татарстан, Марий-Эл һәм Ульяновск өлкәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International