2024 елның гыйнварыннан ата-аналар ялдан вакытыннан алда чыгып киткән очракта баланы карау буенча пособие алу хокукын югалтмаячак дигән закон үз көченә керде. Яңа кагыйдә, шул исәптән, тулы булмаган эш көненә, Өйдә һәм дистанцион эшкә чыкканда да эшли. Бу пособие шулай ук бала карау буенча отпуск вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрдә дә сакланачак.
«Вакытлыча эшкә сәләтсезлек һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата – аналар өчен ата-ананың уртача хезмәт хакының 40% тәшкил итә, минималь айлык түләү 8,5 мең сумга тигез-максималь айлык 33,2 мең сум. Быелның 01 февраленнән түләүләр индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, элек ата-аналар, әгәр ата-ана эшкә бармаса һәм хезмәт хакы алмаса, ә бала карау белән мәшгуль булса гына, декрет ялында карау буенча пособие ала алганнар. Тулы көнгә эшкә чыккач, айлык пособие түләү туктатыла.
ТР буенча СФР бүлекчәсенең контакт-үзәге 8 800 1-000-001
КХнең кайнар линия телефоны 074
Белешмәләр өчен телефон 32-18-12, 32-18-15