Илдар Халиков “Гражданлык университеты – Идел” проектының 2 нче сессиясен ябуда катнашты

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә “Бердәм Россия” төбәкара сәяси советының Татарстан бүлеге партия активы укулары тәмамланды. Өч көн дәвам иткән чаралар партиянең “Гражданлык университеты – Идел” проекты кысаларында, “Заманча сәяси процессның теориясе һәм үсеш практикасы” дип исемләнгән программа буенча уздырылды. Проектның икенче сессиясен ябу тантанасында ТР Премьер– министры Илдар Халиков катнашты. Ул укуларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Казан федераль университеты, проектны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Премьер – министр үзенең чыгышында республиканың икътисади үсеше, алдагы елларга булган план һәм максатлар турында сөйләде. “Безне бер максат – кешеләрнең тормыш –көнкүрешен уңайлырак итү теләге берләштерә,”– дип ассызыклады ул биредә яңгыраган яңа идеяләр, фикерләрнең игътибарга алыначагын әйтте.

“Сайлау алды эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең илдә, республикада барган процессларны яхшы белүләре шарт. Шулай булганда гына барлык яңалыклар республикада яшәүче һәрбер гаиләгә, һәрбер гражданга барып җитәргә мөмкин”, – диде ул.

“Гражданлык университеты – Идел” проекты күп елларга исәпләнгән һәм җәмәгать эшлеклеләре, яшь лидерларның сәяси һәм иҗтимагый активлыгын, тәҗрибәсен арттыруга юнәлтелгән. Әлмәттә узган укуларда республиканың 45 муниципаль районыннан 117 кеше катнашты. Алар әңгәмә корырга, сөйләү осталыгын арттырырга, сәяси грамоталыкка өйрәнделәр.

Очрашу барышында Премьер – министр тыңлаучыларның экология, “Һәркемгә уңайлы мохит” программалары, авыл хуҗалыгына адреслы ярдәм итүгә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.

Лира Сахапова, Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International