Марафон кысаларында яшәүчеләрнең төбәк үсеше, гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, Татарстан Республикасының һәм тулаем илнең якын киләчәгенә планнар турында күбрәк белү, шулай ук министрлар һәм депутатлар катнашында панель дискуссияләрдә катнашу мөмкинлеге булачак. Чаралар республика коллективларының концерт программалары белән тәмамланачак.
1 мартка кадәр махсус автобус республиканың 29 районында, шул исәптән Татарстанның көньяк-көнчыгышында булачак. 15 февральдә "Татарстан - казанышлар Республикасы" автобус марафоны безнең шәһәрдә дә узачак.