Татарстан Республикасы федераль автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләүләре кертелә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

"Волга-Вятскуправтодор" ФКУ 2024 елның 16 гыйнварында 17:00 сәгатьтән (мск) федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелгәнен хәбәр итә:

- М-7, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы км 0 км 28+916;

- М - 7, Киров шәһәренә керү юлы км 15+760 км 127+190;

- Р-241 Казан-Буа-Ульяновск км 0 км 136+969;

- Р-239 Казан - Ырымбур - Акбүләк - Казахстан Республикасы белән чик км 10+910 км 399+065;

- Р-239, Аэропортка керү юлы км 0 км 6+400;

- А-295 Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М-7 автомобиль юлы «Волга» км 95+566 км 126+279;

- А-151 Цивильск - Ульяновск км 122+805 км 136+710 км.

Сәбәбе: начар һава шартлары (кар, көчле ян җиле, түбән буран, күрү мөмкинлеге чикләнгән). Чикләүләр уңай һава шартларына кадәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International