5 нче автобус маршруты һәм троллейбуска тарифлар үзгәрешсез кала

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Агымдагы елның 1 октябреннән шәһәр маршруты автобусларында йөргән өчен түләү бәясе 17 сум булачак. Нефтьчеләр башкаласында иң популяр транспорт төре 5 нче маршрут икәнлеген күздә тотып, әлеге маршрутта һәм троллейбуста бәяләр элеккечә кала.

Җәмәгать транспортында акча түләп кенә түгел, бердәм Электрон карта яки Электрон кошелек белән дә йөрергә мөмкин. Әлеге төр хезмәт күрсәтүләр аша алганда барлык автобусларда да билет бәясе 15, троллейбуста –14 сум калачак.

Электрон карталарны автовокзал кассаларында, Герцен урамы 1 А адресы буенча һәм үзәк хастаханә янындагы юл боҗрасында урнашкан “Әлмәт транспорт идарәсенең” диспетчерлык пунктыннан алырга мөмкин.

Хәбәрләшү өчен телефоннар: 30–08–63, 30–08–64, 49–33–79, 43–19–68, 32–83–64.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International