“Милләтләр кроссы” нда 30 меңгә якын әлмәтле катнашты

2013 елның 22 сентябре, якшәмбе
Ленин мәйданы 22 сентябрь көнне иртүк халык белән тулы иде. Массакүләм йөгерештә елдагыча мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар катнашты. Бердәм колонна булып алар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркка юнәлделәр.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов традицион рәвештә йөгерешчеләрне сәламләде һәм һәрберсенә сәламәтлек теләде.

- Шәһребездә яшәүчеләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә. Әлмәттә сәламәтлекне ныгытуга бар мөмкинлекләр дә тудырылган, нефтьчеләрнең тырышлыгы белән яңа спорт объектлары төзелә. Бүгенге чараның шәһәребез һәм нефтьчеләр өчен юбилейлы булган елда узуы үзенә күрә тирән бер мәгънәгә ия. Күптән түгел башкалабыз Казанда булып үткән Универсиада республикабызның данын дөнья күләмендә танытты. Әлмәт - нефтьчеләр башкаласы. Шуңа күрә дә без аның статусына лаеклы булырга тиешбез, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, - диде ул.
-
Шәһәр һәм район, предприятие һәм оешма җитәкчеләреннән торган VIP- йөгереш көндезге сәгать уникеләрдә старт алды. “Милләтләр кроссы – 2013” чарасында быел 30 меңгә якын әлмәтле катнашты. Алар 2800 метрлап араны массакүләм бердәм рәвештә йөгереп уздылар.

“Көн бүген искиткеч матур, күңелләр бәйрәмчә күтәренке! Атна дәвамына җитәрлек көч-куәт тупладык. Без, җитәкчеләр, һәрвакыт өлге булырга, һәрдаим спорт чараларында катнашып, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга тиешбез! Шулай булганда, коллектив та бездән күреп, спорт һәм башка төр өлкәләрдә уңышларга ирешер”, - дип йөгерештән алган тәэсирләре белән уртаклашты Мәҗит Хаҗипович.

“Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне – иң массакүләм һәм киң масштаблы спорт чарасы буларак оештырыла һәм инде 9 ел рәттән сентябрь аенда уза. Аны РФнең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, «Спорт чаралары идарәсе» ФГУ, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе, РФ субъектларының физик культура һәм спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнары уздыра. Чара елдан-ел популярлаша бара һәм аның әһәмияте арта.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International