Галиев урамында урнаштырылган юл билгеләре буенча сораулар күп булу сәбәпле, Әлмәт районы башлыгы коллегаларына тыю билгеләренең гамәлдә булу вакытын яңадан карап чыгарга һәм яңаларын ясарга кушты.
Алсу микрорайонында ял көннәрендә тукталыш рөхсәт ителәчәк билгеләр урнаштырылган. Парковка эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр тыелачак.