22:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йорты мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль коллективларның дәртле чыгышы башланачак, алар тамашачылар өчен яңа ел җырларын башкарачак. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Раис Рөстәм Миңнехановның котлауларын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.
Татарстан нефтьенең 60 еллыгы паркында Кыш бабай һәм Кар Кызы белән Яңа ел бәйрәм программасы узачак.
Бәйрәм салюты булмаячак, ләкин без сезнең өчен салютлар җибәрергә рөхсәт ителгән мәйданчыклар исемлеген бәйлибез: