Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә “Гражданлык университеты – Идел” проектының 2 нче сессиясен ачты

2013 елның 21 сентябре, шимбә
Нефтьчеләр башкаласында өч көн дәвамында “Бердәм Россия” төбәкара сәяси советының Татарстан бүлеге партия активы өчен укулар узачак. Агымдагы елның май аеннан гамәлгә куелган “Гражданлык университеты – Идел” проекты җәмәгать эшлеклеләренең сәяси һәм иҗтимагый активлыгын арттыруга юнәлтелгән. 2 нче сессия “Заманча сәяси процессның теориясе һәм үсеш практикасы” дип исемләнгән программа кысаларында уза.

Проект күп елларга исәпләнгән. Укуларга республиканың 45 муниципаль районыннан 117 кеше килгән иде. Алар әңгәмә корырга, сөйләү осталыгын арттырырга, сәяси грамоталыкка өйрәнәчәк.

Сессия эшендә катнашучыларны сәламләргә һәм үзенең киңәшләрен бирергә ТР Парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директорының социаль үсеш, кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев аны озатып йөрделәр.

“Әлеге программа ярдәмендә белемнәрен һәм компетентлыкларын арттырыга теләүчеләрнең җаваплылыгын билгеләп үтү зарур. Үзегез эшләгән аудиториядә нинди генә мәсьәлә, проблема күтәрелсә дә, аларга лаеклы җавап бирерлек булсын,”– дип ассызыклап узды Фәрит Хәйруллович үзенең чыгышында.

“Бер – ике көнлек семинарлар үткәрү традициясе берникадәр онытылган иде инде. Тулы программа белән укырга мөмкинлек тудырганнары өчен әлмәтлеләргә зур рәхмәт,”– дип билгеләп узды Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Дәшәмбе көнне укуларның ябылу тантанасына Премьер – министр Ильдар Халиков килер дип көтелә. 2013 елның ноябрь аенда уздырылачак уку проектының йомгаклау сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миннехановның да катнашуы ихтимал.

Лира Сахапова, Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International