Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 30 декабрендәге 2310 номерлы карарына ярашлы рәвештә, Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау системасын квалификацияле табиб кадрлары белән тәэмин итү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан стимуллаштыручы түләүләр алуга сайлап алу үткәрелде. 2023 елның 8 декабрендәге Протокол нигезендә медицина вузларында белем алучы студентларга, ординатура программасы буенча белем алучы затларга һәм чыгарылыш укучыларына Әлмәт муниципаль районы территориясендә урнашкан дәүләт медицина оешмаларында эшләү өчен стимуллаштыручы түләүләр бирү буенча комиссия утырышлары:
Сайлап алуда иң күп балл җыйган стимуллаштыручы түләүләр алуга дәгъва итүчеләр җиңүче дип танылды.