Әлмәттә «Кышкы каникуллар» ОПЧ кысаларында Яшь хәрәкәт инспекторлары һәм инженерлык лицее педагоглары, Дәүләт автоинспекциясе, «БДД» ДБУ хезмәткәрләре һәм «Лизаалерт» эзләү - коткару отряды инструкторлары «Бала - баш пассажир!» акциясен оештырдылар.
Чараның төп максаты - пассажир балаларның иминлеге проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү. Балалар юл хәрәкәтенең иң яклаусыз катнашучылары, ә автомобильдә пассажирларның иң зәгыйфь категориясе, чөнки юл-транспорт һәлакәтендә алар өлкәннәргә караганда күпкә күбрәк зыян күрәләр. Балалар машина йөртүчеләр белән әңгәмә кордылар, өлкәннәргә балалар өчен «Юл хәрәкәтендә катнашучы яшь кешенең дәфтәрен» тараттылар.