«Кышкы каникуллар» ОПЧ кысаларында «Автокресло - балаларга!» акциясе узды.
7 нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасы педагоглары балалар белән бергә балалар бакчасы янындагы урамга чыктылар һәм автомобиль хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ата-аналарга буклетлар, белешмәләр тараттылар, өлкәннәрне балаларга карата кайгыртучан булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, балаларны автомобиль салонында йөрткәндә һәрвакыт куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын кулланырга чакырдылар.