«Светсервис» МУП директоры Сөләйманов Җәүдәт Гафиатуллин урамында терәкләр урнаштыру һәм кабель җәю турында сөйләде

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә Гафиатуллин урамында яктырту терәкләре урнаштырыла башлады. Иртәгәгә барысы да әзер һәм тоташтырылачак.

Бу территориядә барлыгы 19 терәк һәм 38 яктырткыч урнаштырылачак, алар юл өлешен генә түгел, тротуарларны да яктыртачак. Яктырткычлар форматы бөтен шәһәрдәге кебек булачак.

Район башлыгы Тимур Нагуманов ярдәме белән әлеге проект кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды һәм быел яктырткычлар урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International