17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да «Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасында катнаштылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

«Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында 17нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2-3нче сыйныф укучылары белән чара узды.

Яшь хәрәкәт инспекторлары кыш көне урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, балалар табышмакларны чиштеләр, карточкалар буенча биремнәр үтәделәр, юл билгеләрен кабатладылар. Барлык актив катнашучылар да Кыш Бабайдан тәм-томнар һәм яктылык кайтаручы элементлар алдылар. Кунаклар балалар белән СВЭ кию һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International