Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен энергетика өлкәсе хезмәткәрләре билгеләп үтә!
Энергетика - илебезнең төп тармакларының берсе, аның тотрыклы эшләвенә безнең һәрберебезнең иминлеге бәйле.
Энергетиклар көнен бәйрәм итү хөрмәтенә шәһәребезнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү узды.
Тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына профессиональлек, җаваплылык һәм тугрылык өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә! Эштә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!