Әлмәт урамнарында 6,5 меңнән артык яктырткыч урнаштырылачак

2023 елның 15 декабре, җомга

Безнең шәһәрдә заманча светодиодлы яктырткычларны тулысынча урнаштыру башланды. Төс температурасы 3000 К булган LED - лампалар Әлмәтнең 38 урамын, шулай ук шәхси секторны яктыртачак.

Киләсе елда шәһәрнең барлык урамнарында иске яктырткычларны алыштыру буенча планлы эш каралган.

Тиздән шәһәр үзенең яңа утларын кабызачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International