Терлекләрне кышлатуга әзерлек– көнүзәк мәсьәлә

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Авыл хуҗалыгында яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Вакытында тәмамланган язгы чәчү, югалтуларсыз җыеп алынган уңыш - менә алар өчен иң олы шатлык. Тоташтан барган яңгырлардан урлый-урлый урып- җыю эшләрен тәмамларга да өлгермәделәр, терлекләрне кышлату чоры килеп җитте. Бүгенге базар икътисады шартларында бер генә авыл хуҗалыгы предприятиесе дә бер игенчелек белән генә яши алмый. Соңгы елларда Татарстан Республикасы хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан мал санын арттыру сәясәте алып барыла. Терлекчелек белән бәйле бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый, күптөрле республика, федераль программалар кабул ителә.

19 сентябрь көнне, Әлмәт районының Кичүчат хуҗалыгы базасында малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, министрлыкның бүлек җитәкчесе Илсур Закиров, Азнакай, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән районнарының идарә һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Авыл мәдәният йортында башланып киткән семинар - киңәшмәнең пленар өлешен ачып, Мәҗит Салихов райондагы ситуациягә тукталып узды. Ул үзенең чыгышында агымдагы елның юбилейларга бай булуын, районның тотрыклы икътисадында 26 авыл хуҗалыгы предприятиесенең дә өлеше зур булуын ассызыклады. Районда 125 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. 2013 елда 53,5 гектарда бөртекле культуралар игелгән, 100 мең тоннадан артык уңыш җыелган. Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә, "Татнефть", "СМП- Нефтегаз" җәмгыятьләренә олы рәхмәтен җиткерде. Әлмәттә республика программасы кысаларында төрле юнәлешләрдә эшләүче 16 гаилә фермасы исәпләнә, яңадан 5се төзелү стадиясендә. Агымдагы елның 8 аенда Әлмәт районында яшәүчеләргә гомуми суммасы 85,5 млн сумлык 310 авыл хуҗалыгы кредиты бирелгән. Мәҗит Хаҗипович белгечләр әзерләү буенча Авыл хуҗалыгы, Мәгариф министрлыклары белән берлектә махсус факультетлар ачылуын, Муниципаль институтта белем алучы студентларның хуҗалыкларда практика узуларын, авыл җирлекләрендә төпләнеп яшәргә калучы 118 яшь гаиләгә 100 млн 625 мең сумлык субсидия бирелүе хакында да әйтеп узды.

Аннары сүз семинарга килгән товар белән тәэмин итүчеләргә бирелде. Әлеге өлкәдә күпьеллык тәҗрибәсе булган "Биопрепараты", "ТатХимПродукт" фәнни-производство институтлары, "Доза -Агро", "Лира Фарм" һәм башка фирма вәкилләре чыгыш ясап, үзләренең товарларын авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тәкъдим иттеләр.

Агымдагы елның 8 аенда республикада терлекчелекнең торышы белән Нәҗип Хаҗипов таныштырды. Күп кенә районнар, аерым хуҗалыклар тәнкыйть утына эләкте. "Эшегез дә, ашыгыз да, сөтегез дә юк"- дип үзенең мөнәсәбәтен белдерде ул аларга карата. Кайбер хуҗалыкларда тәүлегенә 6-8әр кг гына сөт савалар. Белгечләргә ни өчен әлеге хәлгә калуларын аңлатырга туры килде.

Районнардагы җитешсезлекләр коры сүзләрдә генә түгел, фотофактлар белән дә расланды. Ферма, җәйге лагерьләрдәге пычраклык, малларның азыкка гына түгел, суга да интегеп торулары, саксыз куллану нәтиҗәсендә сафтан чыккан техникалар, каралмаган фермалар - барысы буенча да чаралар күрелергә тиеш. "Терлекчелектә вак-төякләр була алмый, һәрнәрсә игътибарга алынырга тиеш",- дип ассызыклады министр урынбасары.

Семинар-киңәшмәдә федераль субсидияләрнең баш санына гына түгел, сөтнең сыйфатына карап биреләчәге әйтелде. Узган елгы нәтиҗәләргә күз салсак, Әтнә районы бер сыерга 7587 сум субсидия алса, Әлмәттә әлеге күрсәткеч 1544, Чирмешәндә 851 сум.

Нәҗип Хаҗипов залда утыручы терлекчеләргә мөрәҗәгать итеп, "Бүген сөтнең бер литрын 21 сумнан алалар, бу хуҗалыклар өчен төп табыш чыганагы. Сыерларны кадерсезләп яткырырга түгел, кочаклап, күтәреп йөрергә кирәк ", - диде ул.

Семинар-киңөшмәдә малларны кичекмәстән җәйге лагерьләрдән кайтару, малларны тулы рацион белән тукландырып, уңышлы кышлату максаты куелды. Республика буенча фермаларга барлык малларның 70 проценты кайтарылган инде. Тиз арада калганнары да җылы торакларда булыр, дигән ышаныч бар.

Пленар өлеш тәмамлангач, семинар-киңәшмәдә катнашучылар Кичүчат хуҗалыгының терлекчелек комплексында булдылар. Хуҗалык җитәкчесе Җәмил Сафиуллин белгечләргә мал азыгы әзерләү цехы, терлекчеләрнең ял бүлмәсе, сөт блогы, яшь бозауларны салкын ысул белән үстерү сарае һәм башка эш зоналары турында сөйләде.

Биредәге югары технология, эшнең оештырылу дәрәҗәсе, хуҗалыкның тотрыклы икътисады район, республика җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнде.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International