Халыкара волонтер көне кысаларында Яшьләр үзәгендә "Волонтер көне -2023" тантаналы очрашуы узды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Программа кысаларында Казан спикеры Спиридонов Дмитрий катнашында "Әлмәт районында иреклелекне үстерү" темасына стратегик сессия узды. Анда шәһәрнең уку йортларыннан актив волонтерлар, эшче яшьләр, көмеш волонтерлар катнашты.

Программа кысаларында 2023 ел йомгаклары буенча актив волонтерларны бүләкләү тантанасы узды.

Район башлыгының, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе начальнигының, шулай ук иреклелекне үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты белән әлеге өлкәнең актив яшьләре, партнерлары, спонсорлары, шулай ук "Ел волонтеры" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, 11 волонтер 11 номинация буенча конкурста җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International