Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов «Enter» интернет-журналы редакциясеннән «Ел дәүләт эшлеклесе» номинациясендә «Ел йомгаклары 2023. Шәһәр, кешеләр һәм командалар» премиясенә тәкъдим ителде.
«Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов - Татарстанның нефть башкаласы углеводородлар белән генә түгел, ә төзекләндерелгән мохит белән дә ассоциацияләнсен өчен эшли»,-дип билгеләп үтә «Enter» интернет-журналы редакторлары.
Сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://entermedia.io/city/itogi-goda-2023-gorod-lyudi-i-komandy/.
Һәр номинациядә бер генә катнашучы өчен һәм 18 декабрьгә кадәр 23:59 сәгатьтә бер генә тапкыр тавыш бирергә мөмкин.