Мәскәүдә 16 декабрьдә Роботлар сугышы буенча халыкара чемпионатның йомгаклау ярышлары узачак. Экспоүзәктәге аренага Россиядән 12, Һиндстаннан 2 һәм Кытайдан һәм Төркиядән 1әр команда чыгачак. Бер көнне ярымфинал һәм чемпионат финалы узачак.
Турыдан-туры трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/video-219465931_456239497.
Чемпионатның максаты - заманча һәм перспективалы технологияләргә, инженерлык фәннәренең ихтыяҗлы юнәлешләренә игътибар җәлеп итү, робототехник хәрәкәтнең двигателе булу һәм чемпионатта катнашучыларда яңа белем һәм компетенцияләр алу ихтыяҗын формалаштыру.
2023 елның сентябрь һәм октябрь айларында Россия, Кытай, Төркия, Һиндстан һәм Казахстаннан 58 команда катнашында Чемпионатның ике сайлап алу этабы узды.
Ярымфиналда һәм финалда шулай ук Иннополис шәһәренең «Робозон 2» командасы катнашачак (https://vk.com/robozon_2).