Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Ак кораблар” акциясенә кушылган әлмәтлеләр балалар бассейнына яңа тормыш бүләк итте
2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Балалар поликлиникасының сәламәтлек үзәгендә булган вакыйганы ачыш дип атау дөрес булмас иде, мөгаен, бу сәламәтлек учреждениесе коллективының Әлмәт хатын-кызлар берлегенә һәм “Ак кораблар” акциясендә катнашкан әлмәтлеләргә рәхмәт билгеседер.
Ярты ел элек республиканың Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева җитәкчелегендәге хатын-кызлар берлеге перинаталь үзәге булган шәһәр балалар поликлиникасына килеп, биредәге шартлар, ак халатлыларны борчыган мәсьәләр белән танышкан иде. Проблемалар арасында нәниләр өчен бассейнның эшләмәве гүзәл затларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Алар шунда ук табибларны ишетте һәм үз ярдәмнәрен күрсәтергә вәгъдә бирде. Әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, озак та үтмәде, берлек “Ак кораблар” акциясен игълан итте. Киң күңелле әлмәтлеләр, оешма-предприятиеләр анда теләп катнашты. Нәтиҗәдә күкрәк балалары өчен булган бассейнга ремонт ясауга тиешле сумма тупланды һәм август аенда ук сабыйлар сәламәтлек үзәгендә су коена башлады.
18 сентябрьдә бассейн янында балалар шифаханәсенең баш табибы Лидия Исмәгыйлева әлеге изге эшне башкарып чыгуга, бассейнны кабаттан кайтаручыларга ихлас рәхмәтләрен белдерде. Хәзер инде медицина хезмәткәрләренең кечкенә пациентларының сәламәтлеге өчен мөһим булган реабилитация чараларына аларны җибәрә алу мөмкинлеге бар.
– Акция әлмәтлеләрнең игелекле, миһербанлы, ярдәмчел булуларын күрсәтте, – диде шатлык хисләре белән сугарылган чыгышында Лидия Исмәгыйлева һәм аңа башлангыч салган Гүзәл Еремеевага Рәхмәт хаты тапшырды.
– Хатын-кызлар берлеге бердәм булып акциягә кушылды. Шәһәр кысаларында проблема зур булмаса да, балаларга кагылышлы мәсьәләләр гүзәл затларның йөрәкләренә үтеп керә. Безнең казаныш – ул шәһәрдәшләребез тырышлыгы, – Гүзәл Еремеева акциянең асылын әнә шулай аңлатты. – Балалар өчен башкарылган эш-гамәлләр безнең өчен дә мөһим. Аларны ничек тәрбияләсәк, сәламәтлекләрен ныгытсак, безнең картлыгыбыз да шулкадәр бай булачак.
Балалар поликлиникасы заведующие Тамара Черемисина акциядә актив катнашканнар арасында Ветераннар Советын аерып күрсәтте. Өлкән яшьтәгеләр үзләре дә учреждениегә килеп, акчалата бүләк ясаганнар икән. Хәйриячеләр ВЭГУ, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, Әлмәт дәүләт нефть институты, АГИМС СПО факультеты (сәүдә-икътисад техникумы) студентлары, мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, балалар поликлиникасы хезмәткәрләре ярдәме белән 200 мең сум акча җыюга ирешелгән.
Ремонт эшләрен биредә “Каскад” фирмасы башкарган. Акция турында хәбәр алгач, аның хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә бассейнны төзекләндереп тә куйган. Әйтергә кирәк, фирма барысын да бушлай эшләгән, шул рәвешле алар да хәйриячелек үрнәге күрсәткән. Ә экономияләнгән акчаларны балалар сәламәтлек үзәгендәге галокамераны торгызуга юнәлдерәчәкләр. Тик менә әлеге сумма ремонт ясарга җитеп бетми әле, димәк, алда безне тагын яңа хәйрия акциясе көтәдер, мөгаен.
Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА
Автор фотолары
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз