31 нче «Солнышко» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Әхлакый-патриотик тәрбия элементлары булган юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен тәрбияләү» проблемасы буенча тәрбиячеләрнең куст методик берләшмәсе оештырылды.
Чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенең ЮХИДИ БДД пропаганда буенча инспекторы Курамшина Илгизә Илгизәр кызы чакырылган иде. Ул педагогларны ӘМРда балалар юл - транспорт травматизмы буенча статистика белән таныштырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юллардагы куркынычсыз тәртип турында белемнәрен күрсәттеләр һәм бүләккә яктылык кайтаручы элементлар алдылар.