Татарстанда яшьләрнең пенсия грамоталылыгын арттыру кампаниясе башланды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

4 декабрьдә Татарстан Республикасында укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын арттыру буенча мәгълүмати кампания старт алды. Татарстан СФР белгечләре гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән интерактив танып белү дәресләре үткәрәчәкләр һәм пенсия хокуклары нәрсә ул, алар ничек формалаша, ни өчен яшьләргә булачак пенсия турында кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы» алырга кирәклеген сөйләячәкләр.

«Пенсия грамоталылыгы көннәре» мәгълүмати кампаниясе ел ахырына кадәр планлаштырылган, әмма укучы яшьләр белән СФР белгечләре тарафыннан аңлату эше даими алып барыла. Аның максаты-пенсия һәм финанс культурасын формалаштыру, һәркемгә үз киләчәге өчен шәхси җаваплылыкны аңларга ярдәм итү. Узган ел гына да без республиканың меңләгән уку йортларында дәресләр үткәрдек, ә белемне 30 меңгә якын укучы һәм студент алды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, Россия Социаль фондының рәсми сайтында укучы яшьләр өчен мәктәп укучыларына пенсия турында укыту интернет – ресурсы эшли, анда Россия Пенсия системасының ничек оештырылуы һәм киләчәк пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында сөйләнелә.

ТР буенча СФР бүлекчәсенең контакт-үзәге 8 800 1-00000-1

КХ кайнар линия телефоны 074

Белешмәләр өчен телефон 32-18-12, 32-18-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International