Әлмәтлеләр җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә алалар

2023 елның 1 декабре, җомга

2023 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Оештыручы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Коррупциягә каршы көрәш буенча эшче төркеме, Татарстан Республикасы Раисның коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 5 декабрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 4 декабренә кадәр 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International