Масштаблы профилактика акциясе Әлмәт районының "Юбилейный" спорт сараенда узды

2023 елның 1 декабре, җомга

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, "Яңа гасыр" коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы белгечләре "Нефтьче" - "Урал аръягы" хоккей матчы тамашачыларын һәм җанатарларын ВИЧ-инфекциягә экспресс - тест үткәрү өчен мобиль мәйданчык ачтылар, акциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Әлмәт медицина көллияте студентлары, волонтер-медиклар профилактика буклетларын актив тараттылар.

"Нефтьче" хоккей клубы җитәкчелеге һәм берничә уенчысы үзләренең шәхси үрнәкләре белән даими тикшерүнең мөһимлеген һәм ВИЧ-инфекция турында ышанычлы мәгълүматны белүне күрсәттеләр.

Бу көнне барлыгы 93 кеше үз ВИЧ-статусын белгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International