Тимур Нагуманов авария урынына килде

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

«Яңа йортны Әминов-Гафиятуллин урамнары киселешендә урнашкан үзәк суүткәргечкә тоташтырганда авария хәле килеп чыкты. Подрядчылар хаталар ясаганнар, нәтиҗәдә суны эшләтеп җибәрү белән күп кенә су ерган урыннар барлыкка килгән. Үткән схема буенча турыдан - туры эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Яңа йорт әлегә тоташмый.

Хәзер иң беренче чираттагы бурыч-якын арада су кертүне торгызу. Урында су ташу өчен 2 машина эшли.Киләсе сәгатьләрдә су белән тәэмин итү эшләтеп җибәреләчәк». - дип аңлатма бирде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International