Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Балаларның иминлеге – гомуми эш» дигән темага чара уздырылган.
Чарага ата-аналар һәм балалар чакырылган иде. Аларны агымдагы елның 10 аендагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар, балаларны автомобильдә куркынычсыз йөртү өчен автокресло куллануны пропагандалау буенча эш башкарылды, җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында Тышкы киемнәрендә яктылык кайтаргычлары булу кирәклегенә басым ясалды. Әлеге чараның максаты: балаларга һәм ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту өчен «САКЛА» порталыннан видеофильм күрсәтелде һәм барлык катнашучыларга «БДД» ТУ ГБУнан бирелгән фликерлар таратылды.