Әлмәтлеләр игътибарына: гражданнарны кабул итү графигы

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

21 декабрьдә гражданнарны күчмә кабул итү булачак, консультацияне Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов үткәрәчәк.

Әлмәт районы халкы өчен кабул итү Әлмәт шәһәре, Совет урамы, 73 нче йорт адресы буенча район бүлегендә узачак.

Телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, (843)514-92-02 яисә безнең социаль челтәрләрдә Telegram, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да «Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССП» бердәм исеме астындагы берләшмәләрдә.

Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International