Әлмәт политехник техникумы базасында беренче курс студентлары арасында «Күренеп тор!» видеороликлар бәйгесе уздырылды

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Куркыныч фаҗигаләр ел саен якынча миллион өч йөз мең кешенең гомерен өзә. Әлмәт политехник техникумы базасында юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен беренче курс студентлары арасында «Күренеп тор!» видеороликлар бәйгесе уздырылды.

Акциягә башка шәһәрләрдән күп кенә битараф булмаганнар кушылды. 1981 елда туган ӘПТны тәмамлаган Әмиров И.Ш. Казаннан 50 яктылык кайтаручы брелок ясаган һәм алып килгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International