Иртәгә Әлмәттә салкын суны вакытлыча туктату көтелә

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Салкын су белән тәэмин итү торбасын Герцен урамы,94 адресы буенча урнашкан торак йортка алыштыру сәбәпле, 30 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән эш тәмамланганчы түбәндәге адреслар буенча салкын су бирү туктатылачак:

- Герцен урамы,94 (1;2;3;4 ишекләр)

- Герцен урамы, 96 Б адресы буенча урнашкан 37 нче балалар бакчасы

- 8 Март урамы, 21 а адресы буенча тикшерү бүлеге

- 8 Март урамы, 23 Б адресы буенча урнашкан «De luxe» кунакханәсе.

Макаренко урамында яңа төзелгән суүткәргеч тоташтырылу сәбәпле, шулай ук 30 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак. Суны сүндерү Бигәш микрорайонында (шәхси сектор) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International