Йортлар җылы кабул итәргә әзер

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
18 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды. Сөйләшүдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов, Казанның ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.

«Норматив буенча, көзен урамда температура 5 көн рәттән 8 градустан да ким булса, үзәкләштереп җылылык бирүчеләр җылыту сезонын башларга тиеш. Ләкин, без бу кагыйдәдән тайпылабыз, чөнки балалар учреждениеләре, социаль объектлар бар һәм аларда җылылыкка ихтыяҗ бүген үк күзәтелә», - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов.

Хәзерге вакытта җылылык челтәрләренең тузуы Татарстан буенча 43% тәшкил итә. Министр урынбасары Алексей Фролов тариф сәясәте белән генә бу проблеманы хәл итеп булмавына, ә җитди капитал кертергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, хәзер халыкның бурычы 3 млрд 8 млн сум күләмендә җыелган. Җылылык тәэмин итү предприятиеләренеке газ өчен - 130 млн сум һәм арада бурычка иң батканы - "Казэнерго" предприятиесе.Чынлыкта, халык ТКХ өчен 98 процент түләп бара, шул рәвешле, торак милекчеләре белән эшләүчеләрнең халыктан җыелган акча белән нәтиҗәле эш итә белмәве сәбәпле, касса аермасы күзәтелә.

Министр урынбасары Алексей Фролов көзен җылылык бирелә башлагач, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан кебек республиканың эре калаларында яшәүчеләрнең борчылып, ник җылы юк, дип инстанцияләр буенча мөрәҗәгать итүләре бермә-бер арта, чынлыкта, җылылык бирүдә үзәк системалар әзер, димәк, йортларның үзләрендә проблемалар булуы бар, шуңа да җылылык җибәрү этабын шома узу өчен, гражданнар белән эшләүдә ММЧ белән безгә оператив эшләргә кирәк булачак, дип кисәтеп куйды.

Нефтьчеләр башкаласы коммунальчылары да йортларга җылылык бирергә әзер булулары хакында хәбәр иттеләр. «Әлмәт җылылык челтәре» ААҖ директоры Василий Юрченко сүзләренә караганда, 5 сентябрьгә кадәр барлык линия һәм котельныйлардагы ремонт эшләре төгәлләнгән, опрессовка ясалган. "Без җылыны кабул итәргә һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләргә әзер булучыларга җылы бирергә әзер" - дип белдерде ул. Йортлардагы җылылыкны тәэмин итү АПТСка гына түгел, торак йорт идарәләренә дә бәйле. Аларның һәрберсенең әзерлек паспортлары һәм бурычлары булмау шарт.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International