Республиканың көньяк-көнчыгышында 50гә якын психолог һәм яшь белгеч «Психотравматик эмоциональ халәтләрне төзәтүдә арт-терапия ысуллары» темасына семинарда катнашу өчен җыелды.
Баш спикер - психология фәннәре кандидаты Мәскәү шәһәреннән Ольга Хлебодарова.
Уку гадәти булмаган форматта уза, катнашучылар яңа материалны өйрәнеп рәсем ясыйлар. Мондый проектларны тормышка ашыру - психологиядә заманча методикалар турында белү өчен бик яхшы мөмкинлек.