Бу елның җәендә Әлмәттә фильм төшерү турында хәтерлисезме?

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

7 декабрьдә үк илебез кинотеатрларында «Елки-10» фильмы прокаты башлана, аның бер өлеше Әлмәттә төшерелгән.

Ә шәһәр халкының яшь буыны хәтта фильм төшерүдә катнаша. Фильмны төшерү барышында ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә:

«Әлмәтнең 70 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 80 еллыгы елында безнең шәһәрдә «Елки» төшерү төркемен кабул итү безнең өчен зур шатлык. Бөтен Әлмәт кинотеатрларга Елки - 10»ны карарга килер дип ышанам. Әлмәт кенә түгел, бөтен Татарстан, бөтен Россия».

Чыннан да, түземсезлек белән көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International