Әлмәт татар Драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина “Нечкәбил” фестивале финалында

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
15 сентябрь көнне мәркәзебез Казанда “Нечкәбил” IX республика фестиваленең ярымфинал ярышлары булып үтте. Нефтьчеләр башкаласын Әлмәт татар дәүләт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина һәм янгын сүндерү инспекторы булып эшләүче, Яңа Нәдер авылы кызы Мәдинә Гатауллина тәкъдир итте. Аларның кандидатуралары Әлмәт шәһәре хатын–кызлар советы тарафыннан сайлап алынды.

Ярымфинал Казанның “Эрмитаж” клубында узды. “Гаилә бәйрәме” ндә республика буенча 37 гаилә катнашты. Алар, дөрестән дә, бөтен яклап үрнәк, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче парлар.

Бәйгедә катнашучыларны сәламләргә Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина, “Нечкәбил” республика фестивален оештыручыларның берсе Изольда Жуйкова килгән иде. Алар Татарстанның асыл хатын–кызларын барлау, аларның җәмгыятьтәге ролен күтәрүдә ел да үткәрелеп матур традициягә әверелгән “Нечкәбил” республика фестиваленең әһәмиятен ассызыкладылар, бәйгедә катнашучыларның үз төбәкләрендә инде җиңүчеләр булуын билгеләп, алга таба да уңышлар теләделәр.

Бәйрәм танылган артистларның чыгышлары, концерт номерлары белән башланып китте. Аннары сәхнә бәйгедә катнашучы “нечкәбилләр” карамагына күчте. Танышу парадыннан соң чара өч бүлеккә бүленде. Төрле залларга бүленгән гүзәл затларыбызны һәрбер залда жюри әгъзалары һәм режиссерлар бәяләде.

Бәйгенең шарты буенча хатын–кызларыбыз тәмле ризыклар әзерли белергә, өстәлдәге композиция хакында иҗади якын килеп сөйләргә, якларга тиешләр иде.

Яңа Нәдер кызы Мәдинә Гатауллина үзе әзерләгән өстәлнең темасы итеп легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың туган көнен сайлаган. Зәвык белән бизәлгән өстәл, матур итеп башкарылган җырлардан жюри әгъзалары бик канәгать калды.

Әлмәт, республика тамашачыларның яраткан артисты Мәдинә Гайнуллина гаиләсе машина темасын чыгылдырды. Мәдинә белән Илдар тату гаилә, 3 малай үстерәләр, Мәдинә балаларга яхшы әни, ир өчен кадерле хатын булудан тыш оста хуҗабикә, талантлы артист та әле. Аның булганлыгы әзерләгән өстәленнән, зәвыклы киенүеннән, кеше белән уртак тел табып сөйләшә белүеннән дә күренә. Әлеге ярышта Гайнуллиннар гаиләсе югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, I нче урынга чыкты. Аларга көч бирергә туганнары, дуслары, хезмәттәшләре дә килгән иде.

Әлеге фестивальдә әлмәтлеләр тагын бер тапкыр үзләренең “Нечкәбил” республика бәйгесендә катнашырга лаеклы икәнлекләрен расладылар. Мәдинә Гайнуллина ноябрь аенда Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак финал ярышларында катнашачак. Без яраткан артисткабыз белән горурланабыз, аңар уңышлар телибез.

Айдар ГАЗИЗУЛЛИН.
автор фотолары
"Әлмәт хәбәрләре"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International