Алдагы көннәрдә һава торышының начарлануы көтелә

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Синоптиклар фаразлавынча 20 һәм 21 ноябрьдә республика территориясендә һава торышының шактый начарлануы көтелә:

  • явым-төшем күп;
  • бозлавык;
  • җил исүе;
  • начар күрүчәнлек.

Хөрмәтле әлмәтлеләр, уяу булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

Машина белән идарә итүне югалту куркынычын киметү өчен:
- кискен маневрлардан сакланыгыз,
- тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз,
- юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы булыгыз.

Онытмагыз, сезнең тормыш - сезнең кулда!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International