Әлмәт интернат-мәктәбендә Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча гомуммәктәп чарасы узды.
Дәүләт автоинспекциясе белгечләре яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге, юлларда һәм транспортта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, балаларны автомобильдә йөрткәндә ДУУны мәҗбүри куллану турында сөйләделәр. Шулай ук «САКЛА» порталыннан профилактик һәм укыту видеофильмнары күрсәтелде, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.