«Авто»ны икенче җиңү

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

«Спутник» «Авто» белән сентябрьдә кунакта булганда очрашты. Ул чакта Әлмәт яшьләре 3:0 исәбе белән «коры» җиңү яулады. «Юбилейный» бозында җавап матчы 18 ноябрьдә узды.

Хуҗалар беренче минуттан ук һөҗүмгә китәләр һәм бишенче минутта исәп ачыла Тимур Сәхапов аерылып тора. Икенче периодта, күпчелектә уйнап, ул дубль ясаган. Әмма Тимур моның белән дә тукталырга теләмәгән. Өченче периодта ук, аның прицель ыргытуыннан соң, исәп 3:0 була. Шуннан соң гына «Авто» хоккейчылары «коры» җиңелүдән кача алдылар. Әмма бераздан кунаклар капкасына дүртенче шайба очып керә. Максим Мордвинцев 4:1 исәбен билгели.

«Спутник» бу сезонда «Авто» ны җиңеп, икенче җиңү яулый. Алдагы өй уеннарын әлмәтлеләр 23 һәм 25 ноябрьдә Ярославль «Локо-76» командасына каршы уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International