Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан һәм инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында балалар - яшүсмерләр иҗаты үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен танып белү-күңел ачу программасын оештырды.
Балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм кабатладылар, үз куллары белән яктылык кайтаручы элементлардан брошюралар ясадылар. Чара ахырында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик белешмәләр тапшырылды. Чара игелекле һәм күңелле килеп чыкты. Ата-аналар балаларына игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.