Әлмәтнең «КараМай» КВН командасы «Әйдә киттек Адымнарга» КВН фестивалендә лаеклы җиңү яулады

2023 елның 11 ноябре, шимбә

10 ноябрьдә «Адымнар - Түбән Кама» полилингваль гимназиясе базасында Татарстан Республикасының «Адымнар» полилингваль комплекслары арасында татар телендә беренче «Әйдә киттек Адымнарга» КВН фестивале узды.

Безнең «КараМай» «Адымнар-Әлмәт» КВН командасы лаеклы көндәшләре арасындагы көрәштә лаеклы җиңү яулады, беренче урынны яулады һәм «Адымнар» КВН полилингваль комплекслары  Кубогына ия булды.

Әлмәт командасының чыгышы дүрт конкурс уены нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды («Сәламләү», «Разминка», «СТЭМ», «Өй эше» бәйгеләре нәтиҗәләре буенча).

КВН җыелма командасын һәм «Адымнар-Әлмәт» педагогларын җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International